Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Түбән Новгордта "Татар мәдәнияте көне" үткәрелә

Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни мохтарияте бүген "Татар мәдәнияте көне" үткәрә. Халыкара толерантлык көненә багышланган бәйрәм Түбән Новгород шәһәренең Сормово районында П.Мельников-Печерский исемендәге китапханәдә оештырыла, дип хәбәр итә шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте.

ЮНЕСКО тарафыннан гамәлгә куелган Халыкара толерантлык көне дөньяда 1996 елдан ноябрь аенда билгеләп үтелә.

Татар мәдәнияте көне кунакларын бәйрәм программасы көтә. Биредә Түбән Новгород татарларының тарихы, традицияләре, милли кием-салым үзенчәлекләре белән таныштырачаклар. Милли уеннарда катнашу, баллы чәк-чәк белән сыйлану мөмкинлеге дә була. Татар халкының гореф-гадәтләренә багышланган китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев