Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Түбән Новгордта "Милли көй" татар халык иҗаты фестивале узды

Түбән Новгород өлкәсенең Спас районы Бозлау авылында Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев истәлегенә багышлап, октябрь аенда бишенче тапкыр "Милли көй" татар халык иҗаты фестиваленең I этабы, ә ноябрьдә Түбән Новгородның Тимерюлчылар Мәдәният сараенда II этабы узган иде. Фестиваль үткәннән соң, аның оештырылу һәм катнашучыларының дәрәҗәсе турында жюри әгъзасы Тәнзилә Паламарчукның фикерләрен өлкәнең “Туган як” газетасы җиткерде.

“Фестивальнең географиясе елдан-ел киңәя, катнашучыларның саны күбәя. Вокал ягыннан бер нәрсәгә кагылып үтәсем килә. Күпме сөйлибез, күпме язабыз, ә Салават шәүләләре һаман кимеми. Әти-әниләреннән күчкән, табигать биргән тавышларын егетләребез “салаватлыйлар” да “салаватлыйлар”. Йөзләрен, кул хәрәкәтләрен дә төгәл аныңча итәргә тырышалар. Нәтиҗә: үзләре юк. Ноль. Шуны кайчан аңлый башларбыз икән? Монда милли көйләр дөньясы, “Точь в точь" программасы түгел”, – түгел дип фикерләре белән уртаклаша Тәнзилә Паламарчук.

Жюри әгъзасының татар биюләрен башкаручыларга да дәгъвасы бар. “Соңгы елларда (бу минем фикерем генә түгел) биюләрдә татар кызларына хас булмаган артык кыюлыклар борчый башлады әле. Җиңеллек белән очып бию бар, килешәм, ә “айга сикереп” биюләрне кабул итәлмим. Күзләрне шар ачып, бөтен тешләрне күрсәтеп, русча әйтсәң, “на все тридцать два” елмаюлар да безнең халыкка хас түгел. Заманча биюләрдә ярыйдыр ул, милли кием кигән кызларга килешми. Керфек асларыннан, күз сирпеп кенә баккан-караган безнең Сылукайлар. Күлмәк астына махсус итәк яисә нечкә-нәфис тукымадан тегелгән чалбар кию мәҗбүри! Тиеш! Тыйнаклыкны югалтмыйк инде, кызлар. Репертуарны да баетып җибәрик. Еллар буе һаман бер үк номерны кабатлау үзегезгә дә кызык түгелдер бит”, – ди ул.

“Фестиваль күп нәрсәләрне ачты. Теләсәң ничек киенеп, теләсәң ничек  кыланып,   алдан  ук  заявкалар бирмичә килүләр дә замана таләпләренә туры килми бүген. XXI гасырга чыктык ич, җәмәгать. Нинди генә талантлы булсаң да, сәхнәгә өс-башыңны тәртипкә китермичә чыктың икән, үзеңә үпкәлисең инде. Кызганычка каршы, монысы да бар. Быел фольклор төркемнәр сөендерде. Шундый күңелле, тәртипле чыгышлар булды. Тик кайберләренең нәрсә сөйләгәнен бөтенләй аңламадык. Ишетмәдек түгел, аңламадык. Димәк, дикция-сөйләм начар. Димәк, репетицияләр җитеп бетми”, – ди Тәнзилә Паламарчук. Ул фестивальдә катнашкан һәр кешегә, олысына-кечесенә зур рәхмәтләр җиткереп, иҗади уңышлар теләп, фестиваль турында фикерләрен “киләчәктә уңышларга ирешү җиңелрәк бирелсен, әз генә булса да файдам тисен дип яздым”, дип искәртә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев