Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Түбән Новгордта милләтара дуслык турында фильм төшереләчәк

Түбән Новгород өлкәсенең Пильна районында эшләп килүче “Нур" татар социаль-мәдәни үзәге быел милләтара дуслык турында фильм төшерәчәк, дип хәбәр итә өлкәдә нәшер ителүче “Туган як” татар газетасы.

Әлеге Үзәк районның Петрякс, Сафаҗай, Яңа Мучали һәм Иске Мучали авыллары халкы тәкъдиме бу якларда яшәүче татарларның үзенчәлеген, телен, мәгарифен, гореф-гадәтләрен саклап калу максатыннан узган ел оештырылган иде. Аның җитәкчесе итеп район хакимиятенең оештыру-хокук идарәсе җитәкчесе Надирә Абдулганиева сайланды. Шушы үткән вакыт эчендә "Нур" үзәге районда инде ике тапкыр “Җәйге очрашулар” өлкә татар халык иҗаты фестивале уздырырга өлгерде.

Ә күптән түгел өлкә хакимиятенең “Түбән Новгород өлкәсендә милләтара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү” программасы кысаларында субсидия алды. Бәйгегә "Нур" үзәге “Бергә яшибез, тарихны бергә язабыз” дип исемләнгән проектын тәкъдим итеп, 150 мең сум грант отты. Бу акчага Пильна районында яшәүче халыклар – татар, рус, мордва һәм башка милләтләрнең тормышы, мәдәнияте, тарихы турында фильм төшерергә ниятләнелә. Фильм ел азагына кадәр әзер булачак, дип вәгъдә итә Надирә Абдулганиева.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев