Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Түбән Новгорд шәһәренең Җәмигъ мәчете ашханәсендә татар милли ризыкларын әзерләү буенча остаханә эшли

Түбән Новгорд шәһәренең Җәмигъ мәчете ашханәсендә татар милли ризыкларын әзерләү буенча остаханә эшләп килә, дип хәбәр ителә  Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында. Чираттагы остаханә агымдагы елның 15 февралендә булачак. Бу юлы Әлфия Батяутдинова белән Азалия Әхмәдуллина казан кыстыбые һәм манты пешерү серләренә өйрәтәчәк. Әйтергә кирәк, остаханәнең берничәсе узды. Гүзәл затларыбыз чәкчәк, талкыш кәләвә пешерерү, токмач кисү үзенчәлекләрен үзләштерделәр. Чараны Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәкара милли-мәдәни мохтарияте һәм Җәмигъ мәчете каршындагы Хәйрия фонды оештыра.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев