Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Түбән Камалылар Әниләр көненә Instagram челтәрендәге фотолардан күргәзмә оештыра

Якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә Instagram челтәрендә урнаштырылган фотографияләрдән торган күргәзмә узачак, дип хәбәр итә шәһәр хакимияте башлыгы матбугат хезмәте. Россиядә Әниләр көне ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Күргәзмәне “Түбән Кама хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасы әгъзалары белән “Минем Түбән Кама” интернет-блогын алып баручылар берлектә оештыра. Күргәзмәдә катнашырга теләүчеләр әле соңга калмаган. Теләгән кеше әниләрен фотога төшереп, “Мамы Нижнекамска” хештегы белән Instagram челтәренә куя ала. Күргәзмә 26 ноябрь көнне Халыклар дуслыгы йортында ачылачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев