Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Түбән Камада "Тукай абый белән сөйләшәм" шигыренә нигезләнеп кыска метражлы фильм төшергәннәр

Түбәнкамалылар «Глаголица» балалар әдәбияты премиясе бәйгесендә катнаша. Алар, «Тукай абый белән сөйләшәм» шигыренә нигезләнеп, кыска метражлы фильм төшергәннәр. Мондый бәйге әле беренче мәртәбә генә уздырыла, дип хәбәр итә Түбән Кама районының “Туган як” газетасы.

Бу фильмны караучыларны Тукай белән сөйләшүче малай, үзенә ияртеп, бөек шагыйрь яшәгән вакытка һәм урынга алып китә. Ул болында казлар куа, җиләк җыя, дуслары белән елгада коена. Хәтта Шүрәле белән очраша. Тик элекке заманда «шорты»дан йөрмәгәннәр, футбол уйнамаганнар шул. Шулай итеп, хәзерге заман хыял белән үрелеп бара. Төп рольне башкаручы Таһир Әшрәповка да. «Тукай абый белән сөйләшәм» шигырен язучы Ринат Кәлиевкә дә – 11 яшь. Шуӊа да автор һәм башкаручы бер-берсен дөрес аӊлаганнар булса кирәк. Һәрхәлдә, Таһирныӊ әнисе Зөлфия Әшрәпова шул фикердә. Ринат бу шигырьне язып, былтыр әдәби бәйгедә җиӊү яулаган, без әсәрне укыгач, әлеге образ улыбызга якын булыр, дип уйладык, ди ул.

Фильмны башта Түбән Камада, аннары Югары Чаллы авылында төшерергә карар кылалар. Әзерлек эше озак бара: маршрут ясау, киемнәр сайлау, тиешле атрибутлар әзерләү.

Ә менә төшерү процессы өчен бары бер көн җитә. Ярдәмгә авылдашлары да килә. Балалар өчен катнашу күңел ачу белән тиң: алар су коена, футбол уйный, мәдрәсәдә «укый», җиләк-җимеш җыя. Кыска метражлы фильмнар төшерүдә Әшрәповлар гаиләсендә тәҗрибә бар. “Без Бөек Ватан сугышында Җиӊүнеӊ 70 еллыгына багышлап та, табигатьне саклау темасына да видеороликлар әзерләп, призлы урыннар яуладык”, – ди гаилә башлыгы Зөфәр Әшрәпов.

Бәйгедә катнашкан фильмнар арасында шушысы гына татар телендә. Әшрәповлар җиӊү яулый аласыларына ышаналар. Жюри бәйге нәтиҗәләрен 19 ноябрьдә игълан итәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев