Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Түбән Камада "Татар кызы-2016" республика конкурсының I туры узды

Түбән Кама педагогика колледжында “Татар кызы-2016” республика конкурсының I туры уздырылды. Анда Казан, Түбән Кама, Чаллы, Минзәлә, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Аксубай, Чистай, Алексеевск, Арча, Кукмара, Балык Бистәсе, Лаеш, Тәтеш һ.б. шәһәр һәм районнардан урта һөнәри уку йортында белем алучы 45 гүзәлдән II турга 10сы сайлап алынды. Бу хакта e-nkama.ru Түбән Кама муниципаль сайтында мәгълүмат бирелде.

I турда “Без – татарлар! Шушы исем белән җирдә яшәү - үзе бер бәхет!” темасына видеоролик-үзтәкъдим күрсәтү шарты куелган иде. Жюри исә әлеге конкурс нәтиҗәләре буенча Казан, Чаллы, Буа, Түбән Кама, Әтнә, Минзәлә, Лениногорск, Арчада укучы кызларны 11 ноябрьдә биредә үк уздырылачак II турга сайлап алды: 1. Әлмәт политехник техникумыннан Алинә Әхмәтова. 2. Лениногорск музыка-сәнгать педагогика колледжыннан Илүзә Газимҗанова. 3. Буа ветеринария техникумыннан Камилә Мусина. 4. Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумыннан Гөлшат Сафиуллина. 5. Түбән Кама технология колледжыннан Айзилә Ярмөхәммәтова. 6. М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика колледжыннан Регина Гардисламова. 7. Казан технология һәм дизайн колледжыннан Әдилә Нәбиуллина. 8. Яр Чаллы педагогика колледжыннан Фәнзилә Җәмилева. 9. Г.Тукай исемендәге Арча педагогика колледжыннан Эльмира Зәкәрова. 10. Казан сәүдә-икътисад техникумыннан Динә Әхмәтҗанова.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев