Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Түбән Кама татар дәүләт драма театры "Казахстан – Евразия йөрәге" VІ Халыкара театраль фестивальдә катнаша

24-27 октябрьдә Казахстанның Талдыкорган шәһәрендә Үзәк Азия илләренең «Казахстан – Евразия йөрәге» VІ Халыкара театраль фестиваль уза. Фестивальдә Татарстан Республикасы данын Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры яклаячак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Татарстан театры форумда Татарстан Республикасы театр эшлеклеләре берлеге гранты исәбенә Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган «Анам кыры» спектаклен тәкъдим итәчәк. Спектакльнең режиссеры - Татарстанның халык артисты Рөстәм Галиев. Спектакль премьерасы 2015 елның 25 октябрендә узды.

Агымдагы елның 27 октябрендә И.Жансугуров исемендәге Мәдәният йортында лауреатларны бүләкләү һәм фестиваль ябылу тантанасы узачак.

«Казахстан – Евразия йөрәге» VІ Халыкара театраль фестивале Казахстан Республикасының мөстәкыйльлегенә 25 ел тулу уңаеннан Үзәк Азия илләре белән Казахстанның театр сәнгате, театр сәнгатен үстерү һәм иҗади инициатива стимуллаштыру, шулай ук театр җәмәгатьчелеген яңа формаларга җәлеп итү өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту максаты белән үткәрелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев