Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Түбән Кама шәһәрендә Яшьләр театры К. Тинчурин һәм Ф. Садриевның пьесаларын сәхнәләштерәчәк

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама шәһәрендәге бүлекчәсендә Яшьләр театры эшли башлады. Әлеге студия үзенең беренче тамашасын 22 декабрьдә шәһәрнең Халыклар дуслыгы йортында күрсәтәчәк, дип хәбәр итә шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте. “Театр баскычлары” дип аталган театральләштерелгән музыкаль композиция 14.00 сәгатьтә башланачак. Яшь артистлар Фоат Садриевнең “Сиңа гына әйтәм”, Кәрим Тинчуринның “Казан сөлгесе” пьесаларыннан өзекләр күрсәтергә ниятли. Якынлашып килүче Яңа ел алдыннан оештырылган кичәдә, шулай ук Кыш Бабай белән Кар Кызы да катнашачак. Яшьләр театры егетләре һәм кызлары тамашачыларга халык җырлары, биюләр бүләк итәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев