Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Түбән Кама шәһәрендә Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак

3 февральдә Түбән Кама шәһәрендә Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, республиканың Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиевнең юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак. “Җидегән чишмә” дип исемләнгән кичә шәһәрнең Халыклар иҗаты йортында оештырылачак, дип хәбәр итә Түбән Кама хакимияте матбугат хезмәте. Разил Вәлиев тумышы белән Түбән Кама районының Ташлык авылыннан. Быел 4 гыйнварда аңа 70 яшь тулды. Туган ягында үтәчәк юбилей кичәсендә татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, татар эстрадасы җырчылары катнашыр дип көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев