Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Түбән Кама шәһәрендә "Татар кызы – 2016" республика бәйгесенең финалы узды

Түбән Камада педагогика көллиятендә “Татар-кызы-2016” республика бәйгесенең финалы узган. Матурлык һәм сәләт бәйгесендә 39 кыз катнашып, финалга бары тик 10сы чыккан.

Чаллы педагогика көллияте студенты Фәнзилә Җәмилова бәйге программасында каралган биш төрле сынауларны узып «Татар кызы-2016» исемен яулаган. Бу хакта Түбән Кама муниципаль район рәсми сайтында хәбәр ителә.

Беренче турда бәйгедә катнашучы гүзәл затлар “Без – татарлар! Шушы исем белән җирдә яшәү үзе бер бәхет!” темасына видеоролик тәкъдим иткәннәр. Видеода Г.Тукай туына 130, М.Җәлил тууына 110 ел, Г.Әбсәләмов тууына 105 ел юбилей даталарына басым ясалырга тиешле иде. Жюри тарафыннан сценарийның үзенчәлеге, иҗади бизәлеше, кызларның актерлык осталыгы, эчтәлеге һәм тәкъдим ителеше бәяләнгән.

Бу турда Казан, Түбән Кама, Чаллы, Яшел Үзән, Минзәлә, Зәй, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Аксубай, Чистай, Алексеевск, Арча, Кукмара, Балык Бистәсе, Лаеш, Тәтеш, Буа һәм Актаныш, Баулы һәм Әтнә районнарынан урта һөнәри уку йорт кызлары көч сынап караган. Икенче турга иң күп баллар җыйган 10 студент узган.

Бәйгенең икенче сынавына катнашучылар “Шәфкатьлелек бизи кешене” темасына визит карточкасын әзерләгәннәр.

Аннары кызлар татар халкы тарихы, мәдәнияте, сәнгате буенча “Гасырлар кайтавазы...” интеллектуаль бәйгедәге тестларга компьютер артына утырып җавап биргәннәр. Әдәби бәйгедә жюри бәяләмәсенә гүзәл затлар Г. Тукая, М. Җәлил яисә Г. Әбсәләмов әсәрләре буенча моноспектакль тәкъдим иткәннәр.

Нәтиҗәдә, “Татар кызы – 2016” бәйсендә 1нче урынны Чаллы педагогика көллияте студенты Фәнзилә Җәмилова, икенче урынны Арча педагогика көллияте студенты Элмира Закарова, 3нче урынны Түбән Кама технология көллияте студенты Айзилә Ярмөхәммәтова яулаган.

Обладательница III места республиканского конкурса «Татар кызы-2016» Айзиля Ярмухаметова, студентка ГАПОУ «Нижнекамский технологический колледж»

Победительница в номинации «Талантлы кыз» Гумерова Гузель, студентка ГАПОУ «Нижнекамский педагогический колледж»

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев