Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Түбән Кама шәһәрендә "НК-Мастер" һөнәри белем бирү оешмасында яшьләр арасында II профессиональ осталык бәйгесе узачак

16 ноябрьдә Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә “НК-Мастер” һөнәри белем бирү оешмасында белем алучылар яшьләр арасында II профессиональ осталык бәйгесе узачак, дип хәбәр итә муниципаль район хакимиятенең матбугат хезмәте.

Быел бәйгедә Түбән Камадан һәм Татарстанның башка шәһәрләреннән 140 студент катнашачак. Бу бәйге республиканың мәгариф системасында яңа күренеш. Ул эшче һәм инженер профессияләрен, шулай ук бигрәк тә хезмәт базарында таләп ителгән һөнәрләрне популярлаштыру максатын тота. Аны үзенә күрә җирле "WorldSkills" бәйгесе дип атап йөртәләр. Яшьләр үзләрен төрле һөнәр осталыкларын белүдә күрсәтәчәк, аларның эшенә шәһәрнең эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре, һөнәри уку йортлары мөгаллимнәре бәя бирәчәк.

Бәйге Түбән Каманың Нефть химиясе көллияте базасында үткәреләчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев