Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Түбән Кама шәһәрендә дүрт сөнни мәзһәбнең берсенә нигез салучы имам Әгъзам Әбү Хәнифәгә багышланган кичә узган

Татарстанның Түбән Кама шәһәрендәге «Нур» мәчетендә дини гыйлем алучы мөслимәләр өчен бөек ислам галиме, дүрт сөнни мәзһәбнең берсенә нигез салучы имам Әгъзам Әбү Хәнифә Ногман ибне Сабит ибне Зута әл-Фарисига багышланган кичә уздырылды, дип хәбәр итә районның “Туган як” газетасы. Кичәне алып баручы мөгаллимә Роза Хәмитова әби-бабаларыбызның Әбү Хәнифә мәзһәбен сайлаулары турында сөйләде. Шушы мәзһәбкә нигез салган имамның һиҗри буенча 80 елда туганын искәртте. Иң беренче итеп ул булачак имамның бабасы Сабит белән бәйле кыйссаны сөйләп, тыңлаучыларны гаҗәпкә калдырды. Сабит атлы егет елга ярында кызыл алма күрә, аны алып тешли. Чит әйбергә рөхсәтсез үрелгәнен аңлап, яр буйлап агымга каршы китә. Бераздан алмагач бакчасын күреп, хуҗасы янына керә һәм алманы хәләлләвен үтенә. Хуҗа, «бар шартыңа да риза» дип, баш иеп торучы Сабитны өч ел буе шул алма бакчасында эшләтә. Соңыннан тагын бер шартын җиткерә – сукыр, чукрак, кулсыз-аяксыз кызына өйләнергә куша. Никахтан соң кызның камиллеген, гүзәллеген күреп, Сабит сорау белән, бакча хуҗасына текәлә. Баксаң, сукыр дигәне харам нәрсәләргә карамавын, кулсыз дигәне харамга кагылмавын аңлата икән. Бакча хуҗасы әйтә: «Иманың, күңелең саф икәнен белдем, әмма сынап карадым. Мин өмет иткән бар асыл сыйфатлар да синдә бар». Әнә шул күркәм холыклы кыз белән Сабит атлы егеттән ислам динендә олы бер мәзһәбкә нигез салган Әбү Хәнифә туа... Шуннан соң, «Нур» мәчете мөгаллимәләре, Гыйракның Куфә шәһәрендә туган, пәйгамбәребез Мөхәммәд сәхабәләреннән дин гыйлеме өйрәнгән Әбү Хәнифә тормышыннан гыйбрәтле хәлләрне театральләштерелгән тамаша рәвешендә җиткерделәр. Куфә һәм Басраның иң абруйлы дин галиме булган, тәкъва һәм юмарт Әбү Хәнифә үз гомерендә җитмеш мәртәбә хаҗ кылган. Мансур хәлифәнең Багдад казые вазыйфасын тәкъдим итүен кире какканы өчен гадел, зирәк бу имамны зинданга япканнар, ул шунда һиҗри календарь исәбе буенча 150 елда вафат булган (быел 2 октябрьдә мөселман календаре буенча 1438 ел башланды). «Нур» мөгаллимәләре мәчетнең зур ашханәсен тутырып утырган мөслимәләрне Әбү Хәнифәнең тормышыннан мисаллар китерә-китерә, җаннарга үтәрлек итеп вәгазьләделәр. Бу кичәдә алар әби-бабаларыбыз заманыннан ук халкыбызның, ә инде бүгенге көндә үзләренең дә Хәнәфи мәзһәбе буенча яшәвенә эчке бер горурлык хисләре кичергәннәрдер, диелә Түбән Кама газетасында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев