Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Түбән Кама Сабан туе батырына 100 килолы тәкә һәм машина бүләк итмәкчеләр

4 июнь көнне Түбән Камада татарларның милли бәйрәме Сабан туе билгеләп үтеләчәк. Быел бәйрәмнең пролог өлеше Кама аръягы, төгәлрәге, аның тарихына багышланачак. Милли чарага танылган җырчылар Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Гөлсирин Абдуллина, Филүс Каһиров чакырулы. Шулай ук җирле артистлар да чыгыш ясаячак. Быел Сабан туен, башка елдагыга караганда, зуррак итеп уздырырга ниятлиләр. Хәзерге вакытта бәйрәм үткәрелә торган мәйданда сәхнәне алыштырып, тамашачылар өчен урыннарны җиһазлау эшләре бара. Гадәт буенча, быел да бәйрәмдә сату рәтләре эшләячәк. Предприятиеләр үзләренең уңышлары хакында сөйләячәк, халык осталары үз эшләрен тәкъдим иәчәк. Кунакларны каланың 11 милли оешмасы каршы алыр дип көтелә. Аларга авыз иттереләчәк чәк-чәкнең авырлыгы әлегә сер булып кала. Көрәштә батыр калучыга 100 килограммлы тәкә һәм автомобиль бүләк итмәкчеләр. Фаразлар буенча, ул чит ил машинасы булачак. Ат чабышларында беренче килүчегә мотоблок яки трактор әзерләп куела. Бәйрәмгә алдагы елларның абсолют батырлары да чакырулы. Түбән Кама районы авылларында милли бәйрәм 28 майдан уздырыла башлый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев