Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Түбән Кама педагогия көллияте студенты "Көтеп алынган укытучы" бәйгесендә җиңү яулаган

Татарстанның Түбән Кама педагогия көллияте студенты Ирина Федорова “Көтеп алынган укытучы” төбәкара бәйгесендә "Педагог компетентлыгы" номинациясендә беренче урынны яулады. Бәйге Пермь шәһәрендә 8-10 ноябрь көннәрендә үтте, дип хәбәр ителә Түбән Кама районы рәсми сайтында.

Әлеге чара Пермь крае Мәгариф һәм фән минстрлыгы һәм Пермь «Оникс» көллияте тарафыннан оештырылган. Конкурс һәр елны үтә һәм ул быел җиденче тапкыр бәйгедә катнашучыларны үзенә җыйган. Быел анда Пермь крае, Свердловск, Курган, Оренбург өлкәләреннән, Башкортстан, Татарстан, Удмуртия, Бурятия, Алтай һөнәри уку йортларыннан 26 студент катнашкан.

Бәйгедә катнашучылар өч этапны үтәргә тиеш булган. Беренчесендә булачак педагоглар үзләрен күрсәткән. Икенче этапта ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар Пермьнең 6нчы урта мәктәп укучылары белән үткән. Биредә педагоглык осталыгына бәя бирелгән. Өченче этап иҗади эш булып, мультимедиале презентация тәкъдим итүгә юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасын конкурста Түбән Кама педагогия көллиятеннән өч студент кыз тәкъдим иткән. Өченче курс студенткасы Ирина Федорова "Педагог компетентлыгы" номинациясендә беренче урынны яулаган. Ә Анастасия Федорова һәм Гөлгенә Латыйпова "Педагог булу хыялын тормышка ашыруга омтылыш" һәм "Педагог һөнәренә һәм тормышка позитив караш" дипломнарына ия булган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев