Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сулышны нәрсә чистарта? Киемгә ябышкан сагызны ничек бетерергә? (файдалы киңәшләр)

Цитрус кабыгын ташларга ашыкмагыз.

— Төрле цитрус кабыкларын бер савытка салып, кием шкафына яки юыну бүлмәсенә куярга мөмкин. Алар тәмле ис таратып кына калмый, көя күбәләгеннән дә саклый.

— Аш пешерү бүлмәсендәге исләрне дә әфлисун, мандарин кабыгы киметә ала. Кабыкны чүп чиләге төбенә салып куярга була.

— Вакланган кабыкларны туфракка черемә буларак кулланалар. Аның исе түтәлләрне эт, песиләрдән дә саклый. Шуңа, йорт хайваннары өйдәге гөлләргә тимәсен, дисәгез, үсемлек яфракларын цитрус кабыгы белән ышкыгыз.

— Ашаганнан соң лимон, яки лайм кабыгын чәйнәп кую сулышны чистарта.

— Өйгә хуш ис таралсын дисәгез, цитрус кабыкларына бераз су салып, әкрен утка куегыз.

— Аяк киеме астына ябышкан сагыз яки сумаланы да кабык ышкып бетерергә була.

— Бакчадагы кырмыскаларны бетерү өчен, блендерда, берничә төр цитрус кабыгына җылымса су өстәп, катнашма ясыйлар.

— Кипкән, он итеп изелгән кабыкларны ванна кергәндә, хуш ис өчен, суга салалар.

— Цитрус кабыкларын өйдә сабын ясаганда да кулланалар.

"Ашларыгыз тәмле булсын!"

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев