Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Цифрлы телевидение һәр йортка киләчәк!

Аналог сигналын цифрлыга алыштыру белән бәйле рәвештә, түләүсез каналларга шәхси һәм коллектив антенналар кабул итү өчен цифрлы приставкалар кирәк.

Аналог сигналын цифрлыга алыштыру белән бәйле рәвештә, түләүсез каналларга шәхси һәм коллектив антенналар кабул итү өчен цифрлы приставкалар кирәк. 
Цифрлы телевидениегә күчү кабельле телевидение челтәренә, IPTV яки спутник телевидениесенә тоташкан абонентларга кагылмый. Чөнки алар инде телепрограммаларны цифрлы форматта карый. «Таттелеком» кебек эре оператор хезмәтеннән файдаланучылар да шушы исемлеккә керә. Киң таралган оптик челтәрләр Таттелеком цифрлы телевидениесе абонентларына республиканың теләсә кайсы почмагында, шул исәптән Тукай районында да, цифрлы каналларны карау мөмкинлеген бирә.
Шунысын да әйтергә кирәк, әле берничә ел элек кенә Таттелеком, беренчеләрдән булып, Татарстанда яшәүчеләргә заманча IP-телевидение тәкъдим иткән иде. Һәм аны шәһәр халкына гына түгел, авылларның да күпчелегенә илтеп җиткерде. Бүгенге көндә цифрлы ТВ-сигналларны тапшыруда IPTV телевидениесе иң заманча һәм үтемле технологияләрдән санала. 
IPTV сигналының төп өстенлекләре трансляция сыйфатының югары булуында һәм заманча үтемле технологияләрдә. Таттелекомның цифрлы телевидениесе клиентларга 132гә кадәр канал тәкъдим итә. 2018 елның декабреннан программалар HD-форматта күрсәтелә башлады. 
Таттелеком үз абонентларына «Хозур ТВ», «Мәйдан», «Шаян ТВ», «Туган тел» кебек милли каналлар да тәкъдим итә. Компания Татарстанда җирле телевидениеләрне трансляцияләүне дә саклап калды. Таттелеком челтәрләре аша бүген 40тан артык шундый телеканал эшли. 
Ләкин гадәти телевидение хәзер көннән-көн алга атлый. Заманча инфраструктуралар абонентларга сыйфатлы видеосигналлардан тыш, интерактив хезмәтләр дә тәкъдим итәләр. Шулай итеп, Таттелекомның IPTV абонентлары «тапшырулар архивы»ннан файдалана ала. Бу вакытта тапшыруларны «туктатып» торырга, кызыклы урыннарны икенче кат «әйләндерергә», фильмнарны кабат-кабат карарга була. 
IPTV аша тәүлек дәвамында «Видеотека»га да керергә мөмкин. Анда татар телендә фильмнар, мультфильмнар, спектакльләр тупланган. Аларны турыдан-туры телевизор экраны аша карарга була. Моннан тыш, IPTV телевидениесе абонентлары «Видеотека» аша яңа гына прокатка чыккан яңа фильмнарны да карый алалар. Видеопрокат сервисы Татарстанның ерак районнарындагы авылларында яшәүчеләргә дә кинотеатрларда күрсәтелүче фильмнарны яхшы сыйфатта телевизордан карау мөмкинлеге бирә. 

Таттелекомның цифрлы телевидениесенә ничек тоташырга соң?
– (843) 222-22-22 номеры буенча тәүлек дәвамында эшләүче телефонга шалтыратырга һәм гариза калдырырга;
– якындагы офиска барып килешү төзергә;
– tattelekom.ru рәсми сайтына кереп, тоташтыруга гариза калдырырга.

 

tukai-rt.ru

фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев