Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Цифрлы телевидение буенча сорауларыгыз булса

Татарстан Радиотелевизион тапшырулар үзәге республика халкына цифрлы телевидениегә күчү буенча тулы мәгълүмат бирергә әзер.

«Цифрлы эфир телетапшыруларында нинди каналлар гамәлдә?», «Нинди җиһазлар кирәк?», «Приставканы кайда сатып алырга мөмкин?», «Ничек ялганырга?», «Җиһазны ничек көйләргә?» кебек сораулар бәлки кайберәүләрне борчый торгандыр. Җавапны Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сайтында табарга була. 
Татарстан Радиотелевизион тапшырулар үзәге республика халкына цифрлы телевидениегә күчү буенча тулы мәгълүмат бирергә әзер. Моның өчен 8 800 220-20-02 бушлай федераль номерына, (843) 2000-528 номеры буенча Консультацияләр ярдәме үзәгенә шалтыратырга яки tatarstan@rtrn.ru электрон адресына язарга кирәк. 

yashel-uzan.ru

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев