Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Цифрлы эфир тапшырулары сигналын кабул итә алмаучылар өчен махсус тариф кертелде

Татарстанда 277 йортта аналог телевидениесен карауны дәвам итәләр.

Татар-информ», Фото: Михаил Захаров). Спутник телевидениесе операторлары цифрлы эфир тапшырулары сигналын кабул итә алмый торган татарстанлылар өчен махсус тариф кертте. Татарстанда 277 йортта аналог телевидениесен карауны дәвам итәләр. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Аларның барысына да аналог телевидениесенең эшләүдән туктаячагы хакында хәбәр ителде. Әлеге торак пунктларда яшәүчеләргә спутник тәлинкәсе сатып алу өчен бер тапкыр акча сарыф итәргә кирәк. Аның каравы операторлар 20 федераль каналны караган өчен алардан абунә түләве алмаячак», - дип искәрттеләр ведомствода.

Республикадагы 157 торак пунктта географик сәбәпләр аркасында цифрлы эфир тапшырулары сигналын кабул итүдә билгеле бер кыенлыклар бар.

  • Татарстанда аналог телевидениесе 14 октябрьдә эшләүдән туктаячак – республика тапшыруларның цифрлы форматына күчәчәк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев