Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төркиядә Аяз Гыйләҗевкә багышланган махсус сан чыккан

Төркиянең абруйлы журналларыннан берсе булган Истанбулда чыгып килүче “Тәмрин” журналы 2020 елның 4 санын (102 номер) тулысы белән классик язучыбыз Аяз Гыйләҗевкә багышлап чыгарган.

Төркиянең абруйлы журналларыннан берсе булган Истанбулда чыгып килүче “Тәмрин” журналы 2020 елның 4 санын (102 номер) тулысы белән классик язучыбыз Аяз Гыйләҗевкә багышлап чыгарган. Тышлыrында “Татар әдәбиятының шанлы сакчысы Аяз Гыйләҗев” дип аталып бирелгән бу санда әдибебез турында язучылар һәм галимнәрнең 16  язмасы теркәлгән. Журнал, хәзерге заман татар әдәбиятыннан Аяз Гыйләҗевне сайлап алган. Әлеге махсус санны журнал редакциясенең мөраҗәгәте буенча А. Гыйләҗевнең әсәрләрен озак еллар дәвамында Төркия халкына җиткерүче Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы тәрҗемәче, язучы Фатих Кутлу әзерләде. “Тәмрин” журналы узган ел 95 номерлы  санын кыргыз әдәбиятыннан Чыңгыз Айтматовка багышлап нәшер иткән булса, быелның алдагы (март) санын (101 номер) Азәрбайҗан шагыйре Микаил Мөшфиккә (Микаил Исмаилзадә) багышлап чыгарган. “Тәмрин” журналы гомумән кардәш халыклар әдәбиятын Төркиядә таныту эшен үзенең вазыйфасы итеп саный.   

Фатыйх Котлы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев