Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Травматолог-ортопед Михаил Васильев "Минем яраткан балалар табибы-2016" бәйгесендә җиңде

«Минем яраткан балалар табибы-2016» бәйгесендә Казаннан Республика балалар клиник хастаханәсе травматолог-ортопеды Михаил Васильев җиңү яулады. Бүләкләү тантанасы бүген «Корстон» күңел ачу-сәүдә үзәгендә XIII «Идел буе федераль округында педиатрия һәм балалар хирургиясе» Россия конгрессы кысаларында булды.

«Әлеге бәйгене үткәрү идеясе үк үзенчәлекле. Ата-аналар үз теләкләре белән җыелып, иң яхшы балалар табибын сайларга карар кылган. Моның кыйммәте бар», – дип билгеләп үтте Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева бүләкләү тантанасында. Ул пациентның табибны һөнәри яктан олылавы – иң зур бүләк, диде. Әти-әниләрне дә аңларга була, педиатр бит һәр балага йөрәгенең бер өлешен биргәндәй була, дип өстәде ул.

Татарстанның Медицина хезмәткәрләре ассоциациясе идарәсе рәисе Ростислав Туишев, 44 еллык табиб стажына ия кеше, һәр медицина хезмәткәренең үз авыруы өчен борчылуын белдерде. «Соңгы вакытта кешеләр бер-берсенә карата кырысланды. Шул исәптән, табибларга карата да. Бүген әлеге залда дәвалаучылар да, дәваланучылар да җыелды. Әгәр дә безнең шундый дустанә җәмгыять була икән, республика медицинасы югары нәтиҗәләргә ирешәчәк», – дип билгеләп үтте ул.

Быел халык бәйгесендә Татарстанның 63 дәвалау-профилактика учреждениесеннән балалар дәвалаучы 2 мең табиб катнашты. Яраткан педиатрлары, стоматологлары һәм ортопедлары өчен әти-әниләр тавыш бирде, ә кечкенә пациентлар аларны үзләренең рәсемнәре, фотографияләре һәм видеороликлары белән рухландырды. Нәтиҗәдә, 34 лауреат ачыкланды. Алар барысы да аквапаркка чакыру һәм истәлекле календарьлар алды. Бәйгенең абсолют җиңүчесе булып, 3331 тавыш җыеп, Михаил Васильев танылды.

«Табиб булып мин 2001 елдан бирле эшлим. Травматолог һөнәрен балалар дәвалау күңелемә ошаганга сайладым. Балалар табибы сабыр булырга, һәр пациентка үз баласына карагандай мөгамәләдә булырга тиеш», – дип билгеләп үтте бәйге җиңүчесе. Аның үзенең дә ике кызы һәм бер улы бар. Табиб аларның да үз юлыннан китеп, гомерләрен медицинага багышлауларын тели.

Искәртеп үтәбез, Михаил Васильев Европа илләренең берсенә сәяхәткә юнәләчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев