Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Трансплантация ярдәмендә без авыруларны сыйфатлы тормыш белән тәэмин итәбез" - Гадел Вафин

Лилия Әхмәтова менә инде бер ел әтисенең бөере белән яши.  Газиз баласының гомерен саклап калу өчен әнисе шулай ук ике дә уйламыйча үз органын бирергә әзер булган, әмма әтисенеке яхшырак туры килгән. 13 яшендә гади кызамык белән авырганнан соң, Лилиянең бөеренә зыян килә. Табиблар күзәтүендә тора, дәвалана. Сөенечкә, авыруы аңа сау-сәламәт бала тудырырга комачауламый. Бүген кызына инде 8 яшь. Әмма бала тапканнан соң, авыруы кискенләшеп китә. Узган елда исә банкта эшләгән кыз эчәк инфекциясе эләктерә. Шул җитә кала –  бөер функцияләре өчен җавап биргән күрсәткечләре кискен төшә.  2 ай эчендә алар бөтенләй эшләми башлый. Шунда ук аңа гемодиализ билгелиләр.
– Бер ай дәвамында атнасына өч тапкыр гемодиализга йөрдем. Җиңел процедура түгел, билгеле.  4 сәгать дәвам итә иде. Ә бит кайберәүләр дистә елга кадәр шул рәвешле тормыш итә. Чиратта торып, донор табылганны көтә. Минем очракта, әти-әнием шунда ук донор булырга ризалашты. Анализлар тапшырганнан соң, әтиемнең бөерен күчерергә карар кылдылар. Сөенечкә, барысы да яхшы гына узды. Республика клиник хастаханәсе табибларына бик тә рәхмәтлемен, – ди Лилия. Хәзерге вакытта ул 2 атна, ай саен табибларга күренә. Салкын тидерү, артык йөкләнешләр ярамый. Эш урыныннан да әлегә китәргә туры килгән. 2 ел дәвамында аеруча сакланырга, эшләмәскә киңәш ителгән. Кыз табиблар кушканны төгәл үтәргә тырыша. – Кешеләр донор булырга курыкмасын иде. Әтигә беренче вакытта шулай ук авыр күтәрмәскә, артык көчәнмәскә куштылар. Әмма әтием тик тора торган кеше түгел. Хәзер менә чаңгыда да йөри, башка спорт төрләре белән дә шөгыльләнә. Бер бөерле кеше, дип һич уйламассың. Элеккегечә актив тормыш белән яши, – дип сөйләде Лилия. Татьянага исә бөер трансплантациясе инде 5 ел элек ясалган. Ул донорының кем икәнен белми –  аңа бөтенләй чит кешенең органы күчерелгән. Бәхетле йолдыз астында туган, күрәсең. Гемодиализ процедурасын аңа да шулай ук кыска вакыт кичерергә туры килгән – үзенә туры килердәй бөерне бик тиз тапканнар. 4 яшьлек чакта Татьянаның колаклары авырта,  чире кискенләшеп китеп, бөеренә бәрә. Әти-әнисенә кызларын бик озак дәваларга туры килгән – Казанда да, Мәскәү хастаханәләрендә дә ятып чыгалар. 8 яшьләрендә, ниһаять, уңай ремиссия күзәтелә, кыз тернәкләнеп китә. 20 яшьләренә кадәр сәламәтлегенә бернинди зарлар булмый. Әмма инфекция эләктергәннән соң,  балачактагы авыруы янә үзен сиздерә башлый. Нәтиҗәдә, 5 ел элек Татьяна шешенә башлый,  йөрәгендә су җыела һәм аңа гемодиализ билгелиләр. – Трансплантациягә чиратка куйдылар. Гемодиализга нибары 2 ай гына йөрдем. Аннары миңа яраклы бөер табылды.  2011 елның 26 октябрендә миңа бөер күчереп утырттылар.  Менә 5 ел узды. Анализларым яхшы, үземне дә бик әйбәт хис итәм. Көн саен препаратлар эчеп тору таләп ителә. Әмма моны гемодиализ белән чагыштырып булмый. Ул бик авыр процедура. Аннары гемодиализдагы кешеләр каядыр еракка китеп йөри алмый, хастаханәгә беркетелгән. Дарулар белән барысы да җиңелрәк. Кая телим – шунда барып  йөри алам. Актив тормыш белән яшәргә тырышам.  Республика клиник хастаханәсенең бөер күчерү бүлеге табиблары миңа мондый мөмкинлек бирде. Аларга бик зур рәхмәт, – ди Татьяна. Татарстанда беренче бөер трансплантациясе 25 ел элек уздырыла.  Республика клиник хастаханәсе табиблары медицина фәннәре докторы, профессор Ринат Галиев җитәкчелегендә берьюлы ике уңышлы операция уздыра. Ярдәмгә Мәскәү табиблары килергә тиеш була. Әмма һава шартлары начарлану сәбәпле, самолетлары тоткарлана. Нәтиҗәдә, Казан табибларына үз көчләренә генә ышанырга туры килә. - Бөерне алдың да, күчереп утырттың түгел. Без бу операциягә 10 ел әзерләндек. Башта барлык операцияләрне хайваннарда ясадык. Ул чакта әле тегү җепләре дә, инструментлар да юк иде. Боларның барысын әзерләргә туры килде.  1991 елның 3 декабрендә үз көчләребез белән беренче ике бөер күчереп утырттык. Үлгән кешенең бөере ике хатын-кызның гомерен саклап калырга ярдәм итте, – дип сөйли республиканың баш урологы Ринат Галиев. Татарстан Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин китергән мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә республикада 1300 кеше гемодиализда тора. 20ләп кеше йөрәк һәм бавыр күчерүен көтә. – Трансплантация өметсез авыруларга яшәү бүләк итә. XX гасырның төп казанышы – ул органнарны күчереп утырту. Бүген дәүләт һәм җәмгыять үзара килешергә, әлеге кеше гомерен саклап калу ресурсы һичшиксез кулланылырга тиеш. Трансплантация ярдәмендә без авыруларны сыйфатлы тормыш белән тәэмин итәр хәлдә, – ди Гадел Вафин. Быел республикабызда табиблар 20 бөер күчереп утырткан. Әмма елына 30-35 операция ясаган очраклар да булган.  Гомумән алганда, трансплантациягә чират булмасын өчен елына республикада 60 операция ясау таләп ителә.  Әмма кануннарның камил булмавы аркасында, бүгенге көндә мәетләрдән бөер алып, күчереп утыртуны туктатырга туры килгән. Хәзерге вакытта, нигездә, бөерләр туганнан туганга гына күчереп утыртыла.  Димәк, операцияләр исәбен дә киметергә туры килгән. - Бездә бөер күчереп утыртканнан соң үлемнәр хәзер юк. Яңа табиблар буыны килде. Алар чит илләрдә укып кайтты. 90 процент бөерләр операция өстәлендә эшләп китә. Бу бик тә яхшы күрсәткеч, – дип билгели Ринат Галиев. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш трансплантологы Сергей Готье  сүзләренчә, Россия буенча елына 1500 трансплантация үткәрелә, әмма ихтыяҗ 10 тапкырга зуррак.  Бер орган трансплантациясе һәм пациентның беренче ел гомере  уртача 1 миллион сумга төшә икән. Алдагы елларда исә чыгымнар кими төшә.  Мондый операцияләрне финанслау федераль казнадан яки төбәк казнасыннан башкарыла.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев