Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР югары уку йортларына кабул итү башланды

2017 елның 29 июлендә республика югары уку йортларына гомум конкурс буенча кабул итү башланды. 2017 елның 3 августында икенче приказ чыгачак, сынауларсыз, яки квота кысаларында укырга керүчеләрне кабул иткәннән соң калган төп конкурс урыннарына кабул итү булачак. Беренче этапта югары уку йортларының 80% урыны тупланырга тиеш. 2017 елның 8 августында ризалык турында гариза тапшырган абитуриентларны кабул итү турында приказ чыгачак. Барлык приказлар да югары уку йортлары сайтларында һәм махсус стендларда эленергә тиеш. Әлеге этапта уку йортларының төп конкурс буенча 100 % урыны тупланырга тиеш. Искәртәбез: быел Татарстан югары уку йортларына 15 806 бюджет урыны бүленеп бирелгән иде. Аларның 10 554 – бакалавр һәм специалитет юнәлеше буенча.  
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев