Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов себер татарларына Президент бүләген тапшырды

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов Новосибирск өлкәсенең Колыван районы Юрт-Ора татар авылында узган Сабан туенда катнашты.  Мәйдан узу белән беррәттән авылда «Чад татары музей-утары»ы да ачылды.  Данил Салихов музейга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән «Форд» микроавтобусы ачкычын тапшырды. Татарстаннан әлеге чараларга шулай ук күренекле язучы, себер татарлары тарихын өйрәнгән  Фәүзия Бәйрәмова, Татарстанның халык артистлары Зөһрә Сәхәбиева, Кирам Сатиев һ.б. барды. Фәүзия Бәйрәмова себердә яшәүче милләттәшләребезгә китапларын бүләк итте.

Фотода: Юрт-Орада ачылган чат татары утарының планы


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев