Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР ветераннарга ярдәм максатыннан "Кызыл канәфер" акциясе башланды

“Буыннар хәтере” фонды тәкъдиме белән Россия буйлап “Кызыл канәфер” значогын сату старт алды. “Мин хәтерлим. Мин булышам” фондына ярдәм итү бик җайлы – бары кызыл канәфергә ошаган 50 сумлык значокны гына сатып алырга кирәк. Адреслы ярдәм хәрби хәрәкәтләрдә булган ветераннарга күрсәтеләчәк, дип җиткерә “Татмедиа”. Кампаниянең төп көне булып 22 июнь тора. Бу көнне “Кызыл канәфер” значогын тагып, һәр россияле ветераннарга ярдәм итүен күрсәтә, алар хакында сөйли ала. “Кызыл канәфер” – ул сәясәттән тыш, тыныч вакытта башкалар тормышы өчен көрәштә булучыларга хөрмәт билгесе. Һәлак булган геройларны онытмау һәм исән булган ветераннарга ярдәм күрсәтү патриотизм билгесе булып  тора. “Кызыл канәфер” значогын “Магнит”, “Окей”, SELA, “Бәхетле”, “Твой дом”, “Алые паруса”, BILLA, “7-я” сүәдә нокталарында, шулай ук газета-журнал сату киоскларында, Саклык банкы корпоратив кибетләрендә алып була... Ветераннарга өстәмә ярдәм күрсәтергә теләүчеләр аны фонд рәсми сайты аша башкара ала, анда адреслы ярдәм күрсәтелү турында төгәл  мәгълүмат урнаштырылган.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев