Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Тукай районында балалар һәм ата-аналар өчен уникаль программа оештырыла

Татарстанның Тукай районында “Семь цветов счастья” дип исемләнгән балалар – ата-аналар өчен профель смена узачак. Әлеге проек Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы буенча барлыкка килде. Биредә балаларны карамакка алган гаиләләр катнашачак. Җәйге ял программасы кысаларында балалар ата-аналар белән бергә спорт, күңел ачу, танып белү чараларында катнашачаклар. Программаның уникальлеге – зур гаиләнең бергә ял итүе. Биредә ата-аналарның үз балалары да, карамакка алган, мәктәпкәчә, мәктәптә укыган, сәламәтлекләре чикле булган балалар да. Әлеге лагерь балаларны карамакка алган гаиләләрнең ялын оештыру, аларны сәламәтләндерү, сәнгәть, интеллектуаль эшчәнлеккә җәлеп итү максатыннан оештырыла. Шулай ук, биредә гаиләләр бер-берсе белән таныша, дуслаша ала. Белешмәләр өчен: 423814, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Әхмәтшин ур., 107/28 (58/08) телефон: 8(8552) 34-99-52 – кабул итү,8 (8552) 58-73-43 – директор, тел/факс: 8(8552) 58-73-43, e-mail: detdom74_chelny@mail.ru.    
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев