Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Президенты Әстерханда татар герой-шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл ачу тантанасында катнашты

Әстерханда, Федераль Сабан туе-2017 башланыр алдыннан, Татарстан Республикасы Президенты, Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин белән берлектә, татар герой-шагыйре һәм журналист Муса Җәлилгә һәйкәл ачу тантанасында катнашты. Шагыйрь бюсты шәһәр үзәгендә – Әстерхан дәүләт университеты скверында куелган. Аны кую кирәклеген Әстерхан “Дуслык” төбәк татар милли мәдәнияте җәмгыяте” иҗтимагый оешмасы һәм Знаменск гарнизоны башлыгы генерал-майор Леонид Михолап тәкъдим иткән. Татарстан Президенты Әстерхан өлкәсе губернаторына, скульпторларга һәм әлеге проектны гамәлгә куючыларга рәхмәтен җиткерде. “Әстерханда Муса Җәлилгә һәйкәл куелуга без бик шатбыз. Батырларыбызның истәлеге мәңге яшәргә тиеш. Моның өчен сез бик зур, яхшы гамәл башкардыгыз”, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. Мәгълүм булганча, сугышка кадәр, илләр тыныч вакытта, Муса Җәлил Әстерханга килгән, әлеге шәһәр, андагы яшелчә үстерүчеләр һәм балыкчылар турында репортаж да эшләгән. Александр Жилкин әйткәнчә, Әстерханның бер урамы татар шагыйре исемен йөртә. Губернатор Муса Җәлилнең Россиянең барлык кешеләре өчен үрнәк булуын әйтте.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев