Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР мөфтие: “Бүгенге көндә хәләл индустрия – дөнья икътисады үсеше драйверларының берсе”

Бүген Казанның “Корстон” комплексында "KazanSummit 2016" VIII Халыкара икътисади саммиты кысаларында “Хәләл” индустриясенең инвестицион һәм инновацион мөмкинлекләре” темасына халыкара конференция уза. Ул Изге Коръәннән аять уку белән ачылды. Конференция ачылганда ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Бөтендөнья Хәләл советы президенты, шәех Зафер Наҗар, Сүриядән Хәләл күзәтчелек буенча комитет әгъзасы Тәүфикъ Бутый, Ислам илләренең Стандартлаштыру һәм метрология институты генераль секретаре ярдәмчесе Лотфи бән Сәид, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитет рәисе Марат Низамов һәм башкалар катнашты. Марат Әхмәтов конференциядә катнашучыларны республика Хөкүмәте исеменнән сәламләде. “Безнең ата-бабаларыбыз гомер-гомергә исламның чисталыгын, пакьлеген саклап килгән, бу туклануда да чагылыш таба. Хәләл продукция традицияләре Россиянең башка халыклары кухнясына да йогынты ясады. Базар мөнәсәбәтләре шартларында хәләл аерым мактаулы урынны били. Бу ислам продукциясе генә түгел, ә брендка әверелде һәм күптән интернациональгә әйләнгән продукциянең сыйфат билгесе дә”, - дип таный Марат Әхмәтов. Министр әйтүенчә, 2018 нче елга “Хәләл” дөнья базары 1,6 трлн АКШ доллар күләмендә фаразлана. 54 млн кеше яшәгән Ауропа илләрендә “хәләл” туклану продуктларын куллану елына 65 млрд евро күләмендә бәяләнә. “Белгечләр фикеренчә, 2025 нче елга дөньяда “хәләл” продуктлары өлеше барлык җитештерелгән продукциянең 20 процентыннан да ким булмаячак”, - ди министр. Ул ассызыклаганча, 20 млн кеше гомер кичерә торган Россиядә дә, сыйфаты югары булганлыктан, соңгы дистә елда “хәләл” продукциягә ихтыяҗ күпкә арткан. Татарстанда да азык-төлек продуктлары төркеме буенча хәләл продукция 1,5 млрд доллар күләмендә исәпләнә. “Бүген бик күп кеше хәләл продукциягә өстенлек бирә, бу юнәлештә җәмәгать туклануы предприятиеләре, китбетләр ачыла. Безнең бурыч – бу брендны ныгытып, аның намуссыз җитештерүчеләрдән яклап калу”, - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. Министр республикада 2005 нче елда “Хәләл” стандарты буенча комитет гамәлгә куелганын искәртте. “Диния нәзарәте бу мәсьәләгә зур игътибар бирә. Комитет хәләл продукция базарын өйрәнү буенча актив эш алып бара, хәләл продукциягә ихтыяҗны мониторинглый, чит илдән импорт рәвешендә кергән продукциянең сыйфатын контрольда тота”, - дип шәрехләде М.Әхмәтов. Ул 27 нче Бөтендөнья җәйге Универсиадасын, Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионатларын оештыруда комитетның ролен билгеләп узды. Министр республикада 30дан артык авыл хуҗалыгы предприятиесенең хәләл продукция җитештерүен, аларның 24нең экспортка чыгару юнәлешендә эшләргә әзер. Бу икмәк, кондитер эшләнмәләре, сыер, сарык, куян, кош итләре, казылык эшләнмәләре, тавык йомыркасы, бал һәм башка төр продукция. Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белдергәнчә, бүгенге көндә хәләл индустрия - дөнья икътисады үсеше драйверларының берсе. Аның әйләнеше елына 2 трлн доллар тәшкил итә. “Хәләл продукция җитештерүгә мөселман булмаган Бразилия, Австралия, Сингапур, Кытай, АКШ, Бөекбритания илләре кушыла. Бу тагын бер кат хәләл индустриянең инновацион һәм инвестицион җәлеп итүчәнлеген раслый. Хәләл туклану – экологик чиста, югары сыйфатлы продукция. Продукция сыйфатын һәм төрлелеген кырыс контрольда тоту нәтиҗәсендә, хәләл туклануның популярлыгы елдан-ел арта бара. Россиядә хәләл продукция кулланучыларның яртысыннан артыгы мөселман динендә түгел, бу сыйфатның ачык дәлиле. Бүгенге дөньяда хәләл төшенчәсе медицина, туризм, иминиятләштерү өлкәләрендә дә киң кулланыла”, - дип ассызыклады Камил хәзрәт Сәмигуллин. Мөфти Татарстан Диния нәзарәте “Хәләл” стандарты буенча комитетының бөтен Россия буенча 100дән артык компанияне сертификатлаштыруын шәрехләде. Алар арасында төрле кече һәм урта компания вәкилләре бар. “Хәләл таләпләренә җавап бирә торган продукция җитештерүне һәм хезмәт күрсәтүне дөрес оештыру Россия икътисады драйверларының берсе була ала дип саныйм”, - дип белдерде мөфти. Аның әйтүенчә, хәләл продукциягә башка дин вәкилләре дә өстенлек бирә. “Безнең Татарстанда да православие динен тотучылар хәләл продукция белән туклана, чөнки алар аның югары сыйфатын билгеләп үтә. Бервакыт берәү белән балалар бакчаларында хәләл тукландыру мәсьәләсе турында сөйләшкән вакытта, ул миңа, безгә хәләл ашарга ярамый,дип җавап бирде. Мин аңа, син Дубай һәм башка мөселман илләренә барасың, анда да хәләл ашыйсың бит, дип җавап бирдем, ягъни хәләл ул мөселман кешесенә генә хас булган әйбер түгел, ул сәламәт азык дигән сүз. Хәзер тулы бер хәрәкәт шушы идеологиягә корылган”, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин. РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Россиядә хәләл продукцияне алга этәрүдә теләктәшлек итәргә әзер булуын белдерде. Конференция бүген “Россия агробизнесы үсешенең яңа тренды буларак хәләл”, “Татарстан Республикасында мөселман медицина хезмәтләре үсеше перспективалары”, “Россия Федерациясендә хәләл туризм үсеше: үсеш нокталары һәм инвестицион потенциал” темаларына сессия утырышлары белән дәвам иттерелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев