Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Милли музеенда "Тарих эзләреннән" Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак

"Тарих эзләреннән" бәйгесенең максаты - Россия тарихы контекстында татар халкы тарихын өйрәнү, дәрәҗәсен арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү, балаларны иҗатка якынайту. Татар халкы тарихына багышланган бу бәйге быел дүртенче тапкыр үткәрелә. Бу хакта «Идел» яшьләр үзәге хәбәр итә. Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка субъектларыннан үз төбәгенең милли тормышында актив катнашкан, төбәктәге һәм урындагы милли-мәдәни автономияләрдә һәм татар иҗтимагый үзәкләрендә иҗат белән шөгыльләнүче 7-17 яшьлек балалар һәм яшьләр катнаша ала. Катнашучыларның яшь категорияләре: Кече төркем: 7-11 яшь; Урта төркем: 12-14 яшь; Олы төркем: 15-17 яшь. Бәйге өч этапта үткәрелә: I этап – заявка һәм рәсемнәрне оештыру комитетына юллау; II этап – жюри әгъзалары тарафыннан эшләргә бәя бирү; III этап – йомгак ясау, күргәзмә оештыру, җиңүчеләрне бүләкләү. 14 апрель 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда Кремль урамы 2 адресы буенча «Тарих эзләреннән» Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Бу көнне музей буенча экскурсия, мастер-класслар һәм рәссамнар белән очрашулар булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев