Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Милли музеенда - Мексика рухы

16 июнь көнне 14.00дә Татарстан Милли музеенда Мексиканың Россия Федерациясендәге Илчелеге тәкъдим иткән ике күргәзмә ачыла. Күргәзмәләр “Милли музейда милли мәдәниятләр” проекты кысаларында уза. Аларны ачу Казанда Конфедерацияләр кубогы 2017 үткәрүгә багышлана, өстәвенә, шәһәребездә Россия һәм Мексика футбол җыелмалары очрашуы ниятләнгән. “Диңгез төш ул” – Мексика славист, тәнкыйтьче, тәрҗемәче Сельма Ансираның фотосурәтләр күргәзмәсе. Биредә тәкъдим ителгән эшләр Афина, Сан-Доминго, Кипр, Мәскәү, Алабугада тәкъдим ителгән инде. Икенче күргәзмә -  “Мексиканың Юкатан штаты текстиль эшләнмәләре”. Ул Мексиканың Россиядәге илчелегенең мәдәният буенча атташесы Хорхе Рейносо Поленсаның шәхси коллекциясеннән. Күргәзмә ачылышында Сельма Ансира һәм Рейносо Поленса катнашачак. Презентация вакытында танылган җырчы Юлия Җиһаншина җырлары яңгыраячак.
ТР Мәдәният министрлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев