Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Милли музеенда Камил Кәримов белән очрашу узды

ТР Милли музеенда «Тукай варислары» циклыннан язучы-сатирик, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Камил Кәримов белән очрашу булып узды. Аны музейның өлкән хезмәткәре, әдәби салонның модераторы Флёра Дәминова ачып җибәрде. Аннары музейның генераль директоры урынбасары Лия Саттарова сүз алды. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында филология фәннәре докторы, профессор Рифат Сверигин сөйләде. Очрашуда язучының каләмдәш дуслары Газинур Морат, Марат Әмирхан, Мансур Вәлиев, Вакыйф Нуриев, Алмаз Хәмзин. Марат Закир, Рамил Ханнанов, Фәнил Гыйләҗев чыгыш ясадылар. Чыгышлар танылган артистлар Азат Тимершәех, Рафаэль Сафин һәм яшь башкаручы Гөлшат Шәриповаларның җырлары белән үрелеп барды. Камил Кәримовка һәм әлеге очрашуны оештыручыларга галимә Тәэминә Биктимерова тамашачылар исеменнән рәхмәт әйтте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев