Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Милли музеенда Әниләр көнендә бәйрәм чаралары үтәчәк

26 ноябрь көнне әниләр өчен караоке һәм матурлык салоны эшләячәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бу көнне балалы әниләр өчен экскурсияләр, музей ярминкәләре оештырылачак. Музей хезмәткәрләре хатын-кызның тормыштагы, тарихтагы урыны турында интерактив уен да тәкъдим итәчәк. Килгән кунаклар борынгы хатын-кызларның нинди һөнәрләр белән шөгыльләнгәнен белә алачак. Ахырдан балаларга котлау открыткалары ясарга өйрәтәчәкләр. "Җырлыйк, дуслар" дигән интерактив чарада караокеда әниләргә багышланган җырларны башкарырга, "Сөембикә" матурлык салонында мастер-классларда катнышырга була.  
Татар информ
фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев