Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Милли музее фондына Иран мәдәнияте эшләнмәләре тапшырылачак

19 июль көнне 14.00дә ТР Милли музеенда Иран Ислам Республикасының Хоросан-Резави провинциясе губернаторы Али Реза Рашидияннан Иран мәдәнияте предметларын музей фондларына тапшыру тантанасы була. Музей фондларында Урта Идел халкының Иран белән мәдәни һәм сәүдә элемтәләрен чагылдыручы төрле әйберләр саклана. Коллекциянең иң күптәнге өлеше X-XIV гасырларга карый. Алар арасында бронза чүмеч һәм кәсә, киле һәм яктырткычлар, пыялдан ясалган эшләнмәләр бар. Соңрак гасырларга Иран милли киемнәре һәм көнкүреш әйберләре: фарсы шәлләре, баш киемнәре һәм аяк киеме, бакыр кувшин һәм савытлар, төрле елларга караган тәңкәләр керә. Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консуллыгы башлангычы белән быелның май һәм июнь айларында ТР Милли музее фондларына бүгенге көн иран декоратив-гамәли сәнгать предметлары алынган. Генерал консул вазифаларын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч 19 экспонат тапшырган. Тәбриз шәһәре мэры Садег Наджафи Хезерлудан да 17 әйбер алынган. Алар арасында кулдан эшләнгән келәмнәр, декоратив вазалар, Тәбриз турында китаплар бар.
ТР Мәдәният министрлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев