Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Милли музее "Ачык фондлар" уникаль проектын тәкъдим итә

Теләгән һәркем бирегә килеп музейның эчке ягын күрә ала. Бу хакта Мәдәният министрлыгы хәбәр итә. Музей коллекциясе инде 120 елдан артык формалаша һәм бүгене көндә анда миллионга якын тарих һәм мәдәният һәйкәле бар. Бу Татарстан музей мирасының төп өлеше. Әмма аларның бер өлеше генә экспозиция залларында урнаштырылган, калганнары музей складларында саклана.  Хәзер һәркемнең аларны күрү мөмкинлеге туды. Музей экспонатлары белән танышырга теләүчеләр +7(843)292-89-84 телефонына шалтыратып, экскурсиягә языла ала.
Татар-информ
Фото: mincult.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев