Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Милли китапханәсендә Таһир Якуповка багышланган китапны тәкъдим итү чарасы узачак

2017 елның 27 октябре көнне 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) Зур уку залында  Татарстанның атказанган артисты Таһир Якуповка багышланган «Җырларыңда безне юаттың...» дип аталган истәлекләр китабын тәкъдим итү чарасы уздырыла. Китапта яраткан җырчыбыз белән бергә эшләгән, аралашкан, очрашкан кешеләрнең, якыннарының истәлек язмалары, күпсанлы фоторәсемнәр урын алган. «Җырларыңда безне юаттың...» китабын тәкъдим итү кичәсендә Таһир Якуповның замандашлары, иҗатташлары, әдипләр һәм журналистлар, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре катнашачак. Сезне китапны тәкъдим итү чарасында катнашырга чакырабыз. Элемтәләр өчен телефон: (843) 292-70-35    
ТР Милли китапханәсе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев