Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Милли китапханәсендә "Хәтер китабы" дип исемләнгән күргәзмә эшли

Татарстан Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында “Хәтер китабы” дип аталган китап күргәзмәсе эшли башлады. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Милли китапханәсеннән хәбәр иттеләр.
30нчы октябрь – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Әнә шул уңайдан әзерләнгән күргәзмәдә репрессия темасын колачлаган басмалар белән танышырга мөмкин. Россия тарихында фаҗигале чорлар аз түгел. Тоталитар режим шартларында нахакка гаепләнеп, төрле кимсетелүләргә дучар ителеп, йорт - җирләрен, туган төбәкләрен калдырып, сөргеннәргә сөрелеп, шунда исәнлекләрен югалткан, әҗәлен тапкан кешеләр күп булган. Китапханә фондларыннан алынган күпсанлы материаллар шул давыллы еллар турында сөйли, ди проект авторлары.
Экспозиция Зур террор, сталинизм, ГУЛАГ турында язылган китаплар белән үзенә җәлеп итә. Россиядә 60 миллионнан артык кеше төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куыла, физик һәм рухи яктан юк ителә. Рой Медведевның “Сталин һәм сталинизм турында”, Николай Вертның “Террор һәм тәртипсезлек” дигән китаплары шушы фактларны чагылдыра, дип яза Милли китапханә сайты.
Күргәзмәдә күпсанлы авыл кешеләрен, крестьяннарны туган якларыннан  кеше яшәмәгән җирләргә сөрүне сурәтләгән документаль һәм әдәби әсәрләр  дә шактый. Александр Солженицынның “Архипелаг ГУЛАГ”, Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” китаплары игътибарга лаек.
“Сталин режимы Татарстанны да читләтеп үтмәгән. Милләтебезнең иң акыллы, иң зыялы уллары-кызлары юк ителә, рухи яктан сындырыла. Татарстанда чыгарылган “Хәтер китабы”нда репрессиягә дучар булган 50 меңнән артык якташыбыз турында кыскача мәгълүмат табарга мөмкин. Татар әдипләре Аяз Гыйләҗев, Гурий Тавлин, Рафаэль Мостафин әсәрләре дә шул шомлы еллар кайтавазы турында. “Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк”, – ди халык. Тарихыбызның фаҗигале еллары белән танышу үткәннәрдән гыйбрәт алып, бүгенге тормышның кадерен белү өчен кирәк”,- ди проектны оештыручы китапханә хезмәткәрләре.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев