Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Милли китапханәсендә Гәрәй Рәхимнең юбилей кичәсе үтәчәк

2016 нчы елның 27 нче октябрендә 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Дәрья» әдәби кунакханәсе Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимнең 75 яшьлек юбилеена багышланган әдәби кичә үткәрә. Күп китаплар авторы, язучы, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Гәрәй Рәхим иҗатына багышланган бу әдәби кичә кызыклы «сюрпризлар» белән истә калачак, шулай ук Георгий Ибушев, Геннадий Максимов, Айдар Габетдинов һәм «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, керәшен җәмгыяте вәкилләре, каләмдәш дуслары, шагыйрьләр, язучылар, якыннары да катнашыр дип көтелә. Гәрәй Рәхимнең китапларыннан, шәхси архивында сакланган фотосурәтләрдән, истәлекле бүләкләрдән торган күргәзмә оештырыла. Шагыйрьдән китапларга култамгасын алу мөмкинлеге дә булачак. Кичәгә рәхим итегез! Керү ирекле! Элемтә өчен телефон: (843) 292-72-35.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев