Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Милли китапханәсендә "Дәрья" әдәби кунакханәсе язучысы Галимҗан Гыйльманов иҗатына багышланган очрашу кичәсе үткәреләчәк

2017 нче елның 8 нче февралендә 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында «Дәрья» әдәби кунакханәсе язучысы Галимҗан Гыйльманов иҗатына багышланган очрашу кичәсе үткәрә, дип хәбәр итә китапханәнең матбугат хезмәте. Күпсанлы китаплар авторы, прозаик, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Гыйльманов иҗатына багышланган кичәдә каләмдәш дуслары, шагыйрьләр, язучылар, якыннары да катнашыр дип көтелә. Язучының талантын хөрмәт итүчеләрне, әдәбият сөючеләрне Казан шәһәренең Кремль урамындагы 33 нче йортта – Милли китапханәдә көтәләр. Керү ирекле!

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев