Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Милли китапханәсендә "Безнең көч - дуслыкта" дип ис. күргәзмә эшли

10 июльгә кадәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә Конфедерацияләр Кубогына багышланган "Безнең көч - дуслыкта" күргәзмәсе эшли. Бу хакта китапханәдә хәбәр иттеләр. Күргәзмәдә спорт тематикасына кагылышлы: "Физкультура и спорт", "Спортивная жизнь России", "Легкая атлетика", "Спортивный Татарстан", "Sports Kids Казань", "Спорт-экспресс", "Советский спорт", "Спорт для всех" һәм башка газета-журналлар тәкъдим ителгән. Бөтендөнья җанатарлары өчен зур спорт бәйрәме булачак Конфедерацияләр Кубогын оештыру һәм үткәрү буенча материалларга аерым басым ясалган.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев