Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Милли китапханәсендә Альта Хаҗи кызы Мәхмүтованың яңа китапларын тәкъдир итү чарасы узачак

2017 елның 5 октябрендә көндезге сәгать 2-дә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт), танылган галимә, тарих фәннәре кандидаты Альта Хаҗи кызы Мәхмүтованың 80 яшьлек юбилее уңаеннан, аның «Бәзәкәм, туган бишегем» һәм «Колыбель моя, Бизяки» дип аталган яңа китапларын тәкъдир итү чарасы узачак. Бу хезмәтләр – авторның соңгы унике ел эчендә дөнья күргән тугыз китабының 2016 һәм 2017 елларда «Яз» нәшриятында басылганнары. alt Галимә – Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге премиясе лауреаты, 1967–2010 елларда Казан университетында укытучы, доцент, хәзер лаеклы ялда. Альта Хаҗи кызы XIX йөз ахыры – ХХ йөз башы татар тарихының мөһим вә катлаулы сәхифәләрен яктырткан галимә буларак киң җәмәгатчелеккә яхшы таныш. Аның рус телендә басылып чыккан «Лишь тебе, народ, служенье...» («Әйдә халыкка хезмәткә...») дип исемләнгән китабы, мәгърифәтче Нигъмәтуллин-Бубилар гаиләсе әгъзаларының язмышы һәм эшчәнлеген тасвирлау аша XX йөздә татар иҗтимагый хәрәкәтенең үзенчәлеге, җәдитчелекнең асылы хакында уйлануларга этәрүдән тыш, бу проблемаларны өйрәнү чикләрен киңәйтте, идеологик пәрдәләрне ачып, аерым бер гыйльми юнәлешкә нигез салды. Галимәнең бер-бер артлы татар һәм рус телләрендә басылып чыккан «Пора и нам зажечь зарю свободы» һәм «Милләт аналары» дип исемләнгән хезмәтләрендә җәдитчелек вә мәгърифәтчелек тудырган хатын-кызлар хәрәкәтенең формалашуы сурәтләнә. Милләтне торгынлыктан чыгаруны үз бурычы итеп санаган күренекле ханымнар – Зөһрә Акчурина-Гаспринская, Мәхбүбҗамал Акчурина, Хәдичә Акчурина, Ләбибә Хөсәения, Фатиха Аитова, Фатыймаи-Фәридә, Сара Шакуловаларның фидакяр эшчәнлеген яктырткан бу хезмәтләр һәр шәхескә карата тирән ихтирам хисе белән сугарылган булуы белән аерылып тора. Мәгълүм ки, ХХ йөз башында милли азатлык көрәше, нигездә, мәгариф өлкәсендә барган. Бу көрәшнең алгы сафларында тәвәккәл, яңа карашлы мөгаллимәләр, язучы-журналистлар, артисткалар, табибәләр торган. Тәрбияле, гыйлемле туташ-ханымнарның гомер юлын, милләтпәрвәрлеген Альта Мәхмүтова беренче булып өйрәнә башлады һәм фәнни әйләнешкә яңа мәгълүматлар табып кертте. Гомумән әйткәндә, галимә аерым кешеләр язмышы аша татар җәмгыятенең рухи халәтен, иҗтимагый үсешен фәнни объектив һәм шул ук вакытта сәнгати эмоциональ итеп тасвирлый белүдә аерым бер сәләткә ия икәнен иҗаты белән раслады. Бу сыйфат тәкъдир ителүче китапларга да хас. Аларда Татарстан Республикасы Менделеев районына кергән Бәзәкә авылының бай һәм кызыклы тарихы бәян ителә. Туган төбәк, аның кешеләренә игътибарлы караш һәм олы ихтирам белән сугарылган бу басмалар дистәләгән еллар дәвамында архивлардан бөртекләп эзләп тапкан язма чыганаклар, истәлекләр һәм фоторәсемнәргә нигезләнеп язылган. Аерым очерклардан торган авыл тарихы бербөтен хикәят буларак кабул ителә. Автор туган авылы тарихын XVI гасырдан алып хәзерге чоргача тасвирлау аша шул дәвердә кичергән гомум халкыбыз язмышын чагылдыра кебек. Китаплар тарихчыларда, туган як тарихы белән шөгыльләнүчеләрдә зур кызыксыну уятырга өлгерде инде. Китапларны тәкъдир итү мәҗлесендә Альта Хаҗи кызының туганнары, хезмәттәшләре, галимнәр, язучылар катнашачак.  
ТР Милли китапханәсе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев