Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Милли китапханәсе Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова белән очрашуга чакыра

2017 елның 20нче мартында 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залы «Театр кунакханәсе» тамашачыларын, Россия Федерациясенең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова белән очрашуга чакыра. Кичәдә артистканың иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре катнашачак. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова менә 50 ел инде сәхнәдә тамашачыларны сокландырып, моңландырып, рухландырып яши. Артистканың талантын хөрмәт итүчеләрне, әдәбият һәм театр сөючеләрне Казан шәһәренең Кремль урамындагы 33 нче йортта көтәбез! Керү ирекле. Рәхим итегез! Белешмәләр өчен телефон: 292-32-75Безымянный-1

Чыганак:http://idel-tat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев