Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Милли китапханәсе фонды ХVIII – ХХ гасыр борынгы кулъязма һәм басма китаплар белән баеды (ФОТО)

«2014–2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы»ның 4.9.5. нче маддәсен үтәү максаты белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре 2017нче елның июль аенда Мамадыш һәм Арча районнары авылларына чираттагы археографик экспедицияләргә чыктылар. Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин һәм китапларны чистарту һәм реставрацияләү бүлеге хезмәткәре Ирек Заһидуллин, 3-9 нчы июль көннәрендә Мамадыш шәһәрендә һәм Мамадыш районының 7 авылында (Арташ, Урта Кирмән, Югары Яке, Түбән Яке, Түбән Сон, Рәхмәт Аланы, Катмыш) булып, китапханә фондларына 40-тан артык берәмлек борынгы кулъязма һәм басма китап алып кайттылар. Айрат Заһидуллин җитәкләгән икенче археографик экспедиция, 10-16 нчы июль көннәрендә Арча районының 14 (Иске Кишет, Яңа Кишет, Лесхоз бистәсе, Түбән Пошалым, Күлтәс, Урта Бирәзә, Күкчә Бирәзә, Югары Бирәзә, Иске Йорт, Югары һәм Түбән Әзәк, Өтнә, Чиканас, Кысна) авылында  эшләп, китапханә фондларын 60-ка якын берәмлек кулъязма һәм басма китапка баетты. Кулъязмалар арасындагы милли рухлы, гыйлем алуга өндәгән шигырьләр, Ислам дине кануннарына караган язмалар, хат язу үрнәкләре, халык авыз иҗаты әсәрләре (бәетләр, мөнәҗәтләр) фәнни әһәмияткә ия. Тупланган ядкәрләрнең гомуми хронологиясе: ХVIII нче гасырдан башлап – ХХ нче гасырның 60нчы елларына кадәр. Хәзерге көнгә кадәр милләттәшләребез тарафыннан югалтмыйча сакланган бу бибәһа язма һәм басма мирас ядкәрләре Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында кадерләп сакланачак. Шулай ук аларның күбесе, археограф галимнәребез тарафыннан өйрәнелеп, фәнни әйләнешкә дә кертелер дигән ышаныч бар. [gallery columns="1" size="large" link="file" ids="30285,30286,30287,30288,30289,30290,30291,30292,30293,30294"]
ТР Милли китапханәсе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев