Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Мәгариф һәм фән министрыгы чыгарылыш кичәләрен тыярга җыенмый - Сулима

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдән читтә чыгарылыш кичәләрен үткәрүне тыярга җыенмый һәм андый вәкаләтләргә ия түгел. Бүген бу хакта "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима белдерде. Агентлык үтенече буенча, Сулима белем бирү учреждениеләреннән читтә чыгарылыш кичәләрен үткәрмәү тәкъдимен шәрехләде. Ул Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында әйтелгән иде. Тыюны закон нигезендә кертергә телиләр, бу башлангыч белән ТР Дәүләт Советы депутаты, Казанның 102нче мәктәбе директоры Ирина Бакова чыгыш ясаган. Фикер алышуда Лариса Сулима да катнашкан. "Өченче көн Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы булды. Мин белем бирү оешмаларында ата-аналар комитетлары эшчәнеге темасына чыгыш ясадым,  - диде министр урынбасары. - Минем чыгыштан соң республика профсоюзлар комитеты мәктәпләрдә акча җыю, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының ата-аналарның мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләрен оештыру һәм үткәрүгә чыгымнарын җайга салу мөмкинлеген күтәрде". Шунда ук профсоюзлар фикерен депутат Бакова да күтәреп алды. Аның сүзләренчә, мәктәпләрдәге тантаналы өлештән соң чыгарылыш кичәләре уку йортларыннан читтә дәвам итә, алар ата-аналар кесәсенә шактый суга. "Ул (депутат Бакова. - Т-И искәрмәсе) Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына чыгарылыш кичәләрен мәктәпләрдән читтә үткәрүне тыю тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте,  - дип белдере Сулима. - Бу республика Мәгариф һәм фән министрлыгы адресына башлангыч булды. Әмма бездә андый вәкаләтләр юк. Ата-аналар 11 ел дәвамында дус, бу алар өчен дә чыгыралыш кичәсе - бу традиция". Министры урынбасасары сүзләренчә, депутатларның әлеге башлангычы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына җибәрелсә, аны белем бирү оешмаларының Директорлар советы, министрлыкның Җәмәгать советында карарга әзерләр. "Директорлар барысы да тыярга дисә генә инде... Тик әйтә алмыйм. Бу безнең вәкаләт түгел. Без ата-аналарның теләгенә каршы килә алмыйбыз, - диде Сулима. - Алар андый бәйрәм оештырырга тели икән - бу аларның хокукы. Бары белем бирү учрежденисенең администрациясе генә чыгарылыш кичәләренең үткәрү форматын хәл итә ала - мәктәп территориясендәме әллә  аннан читтәме". "Мәгариф һәм фән министрлыгы бернинди тыю чарасы кертүне якламый, бу безнең вәкаләт түгел", - дип йомгаклады сүзен спикер.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев