Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР мәгариф һәм фән министры Һади Такташның "Мокамай" шигырен яттан сөйләде (ВИДЕО)

“Бүләк” ял һәм сәламәтләндерү лагерына төрле төбәкләрдән 100 бала җыелды. Алар арасында Курган, Төмән, Самара, Әстерхан, Пермь, Саратов өлкәләреннән балалар бар. Шулай ук халыкара татар теле олимпиадасында җиңү яулаган балалаларга да бирегә килү бәхете елмайган.

4 июнь көнне лагерьнең беренче сменасын ачу тантанасы узды. Биредә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, министрлык белгечләре катнашты. Лагерьне ачу тантанасы уңаеннан күрсәтелгән концерт программасы барышында балалар үз сәләтләрен күрсәтте – һәрберсе үзенең төбәгенә генә хас сөйләм үзенчәлеге белән концерт номерларын башкарды, дип хәбәр итә aktanysh-rt. Кызлар-егетләр үзләренең һөнәрләрен күрсәтеп бетергәч Энгель Нәвап улы да түзмәде, сәхнәгә чыгып Һади Такташның “Мокамай” шигырен яттан сөйләде. Аның чыгышы балалар тарафыннан алкышларга күмелде. Шулай булгач ничек инде туган телне яратмыйсың да , Тукай, Такташ, Җәлил шигырьләрен өйрәнмисең ди.

https://www.youtube.com/watch?v=RB54UZMTDxE
Матбугат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев