Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Мәдәният министрлыгында "Татар моңы" конкурсына багышланган матбугат конференциясе үтте

“Без май аеннан башлап августка кадәр бөтен дөнья буйлап татар эзләп йөрибез. Без фанатлар төркеме”, - диде «Татар моңы» халыкара конкурсының жюри рәисе Салават Фәтхетдинов конкурсны оештыручылар турында. - Вакыт булмаса да, матди ягы булмаса да эшлибез. Монда – милләтен яраткан кешеләр”.

30 ноябрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Татар моңы» Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсына багышланган матбугат конференциясе үтте. Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, конкурсның жюри рәисе, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов, проектның сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Айтуганова, жюри әгъзасы, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов, конкурсның башкарма директоры Илсөяр Шиһапова һәм гала-концертта чыгыш ясау өчен Кытайдан чакырылган Юй Хао катнашты.

28, 29, 30 ноябрь һәм 1нче декабрь көннәрендә “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында конкурсның 2нче туры күрсәтелә. Биредә конкурсның икенче турына узган 70 кешедән утызы сайлап алыначак. 3нче тур “Татарстан-Яңа гасыр” каналында 2нче декабрь көнне булачак. Лауреатлар һәм 2нче турда катнашкан дипломантлар Гала-концертта чыгыш ясаячак.

Гала-концерт 6 декабрьда, 19.00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында узачак.

“Башка фестивальләр арасында “Татар моңы” фестиваленең үз урыны бар. Конкурс сигезенче тапкыр оештырыла. Аның төп максаты - мәдәни мирасыбызны саклап калу, татар халык җырларын, татар классик композиторларының әсәрләрен пропагандалау һәм яшьләр арасында популярлаштыру, диде Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова. - Конкурс аша табылган яшьләребезне югалтмыйбыз. Алар мәдәният министрлыгы оештырган мәдәни чараларда актив катнаша, татар милли сәнгатен дөнья буйлап тарата”, - дип конкурсантларның алга таба сәнгать юнәлешендәге эшчәнлегенә дә ачыклык кертте ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев