Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Мәдәният министрлыгында Россиядә кино елына багышланган матбугат конференциясе узды

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы журналисты Айсылу Хафизова һәм “Интертат” электрон газетасы журналисты Мөршидә Кыямова - Россиядә кино елы уңаеннан бу теманы яктыртып иң актив эшләгән Татарстан журналистлары дип табылды. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә игълан ителде. Матбугат конференциясендә Россиядә кино елына йомгак ясалды һәм алга таба үсеш перспективалары билгеләнде. Чара кысаларында журналистларга кино елы белән бәйле иң әһәмиятле проектларның берсе булган “Казань. Кинематограф из века в век. (1897 – 2014)” китабы тәкъдим ителде. Журналистлар әлеге китапның беренче укучылары рәтендә. Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова китапны Россиядә кино елы уңаеннан Татарстанның зур казанышларының берсе дип билгеләп үтте. Әлеге саллы китапның авторы – кино белгече, тарих фәннәре кандидаты, Россия кино белгечләре гильдиясе әгъзасы Елена Алексеева. Китап 1897 елда Казандагы беренче кино сеансыннан башлап бүгенге көнгә кадәр булган кинематограф турында сөйли, кинематографиянең Казанга бәйле үзенчәлекләре билгеләп үтелә. Энциклопедик характердагы бу саллы хезмәтне ВГИК профессоры, сәнгать фәннәре докторы Кирилл Разлогов “бу китап – безнең илебездәге аерым бер регионда – иң әһәмиятле регионнарның берсендә – кино турында фәнгә һәм кино процессы турындагы белемнең үсешенә саллы өлеш кертү” дип бәяләгән. 1500 данә тираж белән басылган китапның 1000 данәсе республика китапханәләренә таратылган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев