Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Мәдәният министрлыгы исеменә дөньяның төрле почмакларыннан рәхмәт хатлары килә

ТР Мәдәният министрлыгына Татарстан Республикасының Төркия  Республикасындагы Вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин исеменнән хат алынды. Ул анда Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга Иске шәһәр провинциясенең Османие шәһәрендә һәм Истанбул шәһәрендә Сабан туе үткәрүдә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерә. Автор сүзләренчә, Татарстан артистлары катнашындагы концерт программасы бәйрәм чарасын тагын да җанландырган. “Төркия Республикасында Сабан туен үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Ә Татарстан коллективларының чарада катнашуы – Татарстан-Төркия мөнәсәбәтләренең аерылгысыз өлеше һәм аларның тотрыклы үсеш мисалы”, - диелгән хатта.  
ТР Мәдәният министрлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев