Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР китап нәшрияты социаль мөһим әдәбият бастыруга субсидия алучы оешмалар исемлегенә кергән

Басма матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгы «Россия мәдәнияты (2012-2018 еллар)» федераль программасын тормышка ашыру кысаларында социаль мөһим әдәбият бастыруга субсидия алучы оешмалар исемлеген раслады. Татар китап нәшрияты гариза биргән өч китап әлеге исемлеккә кергән. Беренче китап “Толстой бабай хикәяләре”/”Рассказы Льва Толстого” 2018 елда бөек рус язучысы Л.Н.Толстойның тууына 190 ел тулуга багышланган. Китапка мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече мәктәп укучылары өчен хикәяләр кергән. Китапның үзенчәлеге шунда, татар теленә барлык тәрҗемәләр авторның үзе исән вакытында ясалган һәм ХХ гасыр башында дөнья күргән. Икенчесе - Р.Шагееваның “Сөембикә”/”Сююмбике” китабы, төзүчесе Л.Миңнуллина. Китап Казан ханлыгының бөек ханбикәсе Сөембикәнең тууына 700 ел тулуга багышланган. Басмада Татарстан һәм Россиянең танылган рәссамнары һәм кайбер чит ил осталары, шулай ук замана язучыларының һәм шагыйрьләренең әсәрләре аша Сөембикә образының сәнгати сурәте бирелә. Китап тарихи образның сәнгать-эстетик ягына, шулай ук тарихи-танып белүгә юнәлдерелгән. Өченче китап Н.Альменова-Халитованың "Татарский архитектурный орнамент" дип атала. Биредә беренче тапкыр яңа материал нигезедә урта гасырдан башлап, бүгенге көнгә кадәр татар архитектура орнаменты үсешенең кыскача тарихы тәкъдим ителгән. Әлеге басма киң укучы катлавына юнәлтелгән, рәссам, дизайнерлар, урта һәм югары уку йртларында укучылар, тарихчылар өчен белешмә китабы булып тора ала. Татар китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин сүзләренчә, нәшрият китапларын икенче тапкыр әлеге исемлеккә кертәләр, узган ел агентлык акчаларына китап укучылар тарафыннан популяр булган өч китап чыгарылган: «Сказки народов Татарстана», язучы Айдар Хәлиманең «Татар солдаты (Татарский воин)» һәм «Наследникам Джалиля.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев