Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР IV студентлар белем бирү форумына гаризалар кабул ителә

16-20 августта ТР Югары Ослан районында узачак Татарстан Республикасының IV студентлар белем бирү форумына гаризалар кабул итү эше башланды. Форумда республиканың профессиональ белем бирү оешмаларыннан якынча 1000 студент, ә 22-26 августта Татарстан һәм Россия төбәкләренең югары белем бирү оешмаларыннан 1 меңнән артык студент җыелачак. Форумның төп максаты төрле юнәлешләрдә үсеш перспективалары турында фикер алышу. Беренче сменаның темасы – “Студентлар үзидарәсе 2.0” биредә “WorldSkills” кысасында студентларны үстерү мәсьәл әләре һәм уку йортларында студент советлары эшчәнлеге каралачак. Икенче сменаның темасы – “Студент яшьләрнең карьера траекторияләре”. Тема кысасында Татарстанның 2030 елга кадәр социаль икътисади үсеш стратегиясе өлкәсендә 8 юнәлеш буенча белем бирү программасы каралган, шулай ук, биредә шәхси үсешкә юнәлдерелгән белем бирү процесслары булачак. Форум юнәлешләре: “Кеше капиталы”, “Эшмәкәрлек”, “Проект эшчәнлеге”, “Социаль юнәлешләр”, “Спорт менеджменты”, “Патриотлык һәм гражданлык активлыгы”, “Медиа” һәм “Студентлар үзидарәсе”. Федераль кунаклар һәм экспертлар, республиканың медиа шәхесләре, бегечләр форумның тренерлары булачак. Белем бирү өлешеннән кала катнашучыларны мәдәни программалар да көтә: спорт ярышлары, квестлар, фестивальләр һәм концертлар. Форумда катнашу өчен гариза тутырырга, үзең турында төп сорауларга җавап бирергә һәм мотивация хаты язарга кирәк. Форумда катнашу гаризалары sof.tatar сайтында 1-нче августка кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә оештыручылар. Форум ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә 2014 елдан ТР Студентлар лигасы тарафыннан уздырыла, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев