Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР халыкларының III съезды делегатлары республика башлыгы өчен "президент" исемен саклауны сорый

Бу хакта шимбә көнне басылган съезд резолюциясендә әйтелә, дип җиткерә ТАСС. "Татарстанның күп милләтле халкы фикерен истә тотып, шулай ук республикада югары дәүләт хөкүмәтен оештыруның уңай формасы булуы дәлилләнү белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Президенты вазифасы исемен сакларга”, диелгән документта. "Россия Федерациясе дәүләт органнары һәм Татарстан хөкүмәте дәүләт органнары арасында вәкаләтләрне чикләү" килешүе вакыты чыгу сәбәпле, документта Россия Федерациясе һәм Татарстан хөкүмәте дәүләт органнарына федераль үзәк һәм Татарстан арасындагы вәкаләтләрне чикләүгә кагылышлы мәсьәләләрне җайга салу формаларын эшләүне йөкләргә" тәкъдим ителә диелгән. Искәртеп үтик, Татарстан халыкларының III съезды Казанда быел 22 апрельдә узды. Анда меңләп кеше катнашты, шулардан 700е делегат һәм алар республикада яшәүче 170ләп милләт һәм халык вәкилләреннән булды.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев